Корпункт:
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов бүген, ягъни 22 февраль иртәсендә, “ТНВ“ каналында чыгыш ясады. Ул “Маназара“ тапшыруында катнашты. Музей, андагы экспонатлар, күргәзмәләр һәм Ватанны саклаучылар көне турында сөйләде. Тамашачыларны ул Апас районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Ахмадиев Гомәр, Шиһап Нәҗмиев, Сайкин Шәриф, Баһаветдинов Бари һәм башкаларның шәхси әйберләре белән таныштырды.


