- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
22 нче июнь илебездә Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапхәнәсендә СДК хезмәткәрләре белән берлектә «Югалттык күпләрне, онытмыйк үткәнне» дип аталган очрашу кичәсе узды. Чарага сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, мәктәп яны лагеры укучылары чакырылды. Чара ветераннар хөрмәтенә куелган обелеск янында башланып китте. Гимазетдинова Дилбәр Ватан сугышының башланып китү тарихына тукталып үтте, сугыш китергән афәтләр турында сөйләде. Ул шулай ук сугыш елларында башкарган хезмәтләре өчен ветераннарга рәхмәтен белдерде, аларга багышлап шигырьләр укыды. Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Ветераннарыбызны хөрмәтләп Гимазетдинов Назир матур җырларын бүләк итте. Авылдашыбыз Мәҗит Зәйнуллин иҗат иткән “Авылдашлар” җыры очрашуга килгән һәркемне шул чорларга алып кайтты.
Чара китапханәдә дәвам итте. Китапханәче Зөлфия Мингалиева “Туган авылым сугыш елларында” дигән тема буенча сөйләде. Ул Ватан сугышы елларында булган авыл тарихы белән таныштырды. Чарага килүчеләр ул елларда авылларыбызда сакланып калган фермалар, су тегермәннәре, алачык һәм тимерчелек, Иске Теләнче авылында ачылган балалар йорты, мәктәпләр һәм аларда көч куйган хезмәткәрләр турында күп мәгълүмәт алдылар. Заһидуллина Фәүзия, Мөбаракшина Саимә, Валиуллина Мөзәянәләр шул елларда урман кисүгә, симәнәгә йөрүләре, кәлҗемә пешерүләре һ.б. турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр