Шәһәребезнең Ометов урамындагы баракларда җимеру эшләре башлангач, без анда эшләүчеләр белән әлемтәгә кереп, берәр кызыклырак әйбер табылса, безгә хәбәр итүләрен, яисә музейга тапшыруларын үтенгән идек. Һәрвакыт музей белән әлемтәдә торучы, тарихыбызны тирән белүе белән безне гел сокландырган Альберт Арсланов ул урыннардан табылган берничә экспонат китерде. Һәр тарихи истәлек кыйммәтле табыш. Без аларны җентекләп өйрәнеп яңа сулыш өреп, «биография»ләрен булдырабыз. Альберт китергән экспонатлар арасында шигырьләр дефтәре бар иде. Дефтәрнең авторын табу зур авырлык тудырмады, чөнки аның тышы нык таушалган булсада, эчендәге язулар, авторның яшәгән урыны ачык язылган. Ул - 1942нче елда 10нчы сыйныфта укыган 17 яшьлек озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда эшләгән Аптеков Әмир абыйның сеңлесе Мәбрүрә булып чыкты. Шигырьләрнең күбесе истәлек формасында язылган. Әдәбиятта без истәлекләрне күбесенчә проза хәлендә укырга кунеккәнбез, ә монда шигьри юлларга салынган. Истәлекләрдә яшь кызның яраткан егетенә булган самими хисләре, моң, сагыш чагыла. Күрәсең, егет фронтка киткәндер, сөйгәне аның дошманны җиңеп, исән-сау илгә әйләнеп кайтуын тели, аерылу газапларының авыр булуын яза. Егетнең гомерен сугыш өзгәндер ахрысы. Соңгы шигырьдә «Ятып калдың чит-ят җирдә» дип яза Мәбрүрә.
Дәфтәрнең топ нөхсәсе музейда сакланачак. Музейга килүчеләр арасында кызыксынучылар булса, күчерелмәсе белән таныша алачаклар. Кызганыч, Мәбрүрә апа узе инде вафат, балалары Ижау шәһәрендә яшиләр. Мәбрүрә апа үзе дә Ижау шәһәрендә яшәгән. Һөнәре буенча - бухгалтер. Безнең татар зияратында күмелгән.
Альберт Арсланов кебек игътибарлы кешеләр күбрәк булсын иде. Тарихыбыз шулай туплана.
Рәмзилә Шакирова
Әгерҗе тарихы музее директоры