- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Морза Бәрлебашы авылында яшәүче Әминә апа Сәйфиеваны гасыр яшьтәше дип әйтергә була. Әле шушы көннәрдә генә туксан яшен тутырган әби илебез тормышындагы бик күп вакыйгаларның тере шаһиты, аның зиһене яхшы, шуңа да үткәннәр турында сәгатьләр буена сөйли ала ул.
Авыр сугыш елларында һәм аннан соңгы җимереклекләрне торгызуга керткән зур өлеше өчен Россия Президенты Владимр Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатын һәм районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген үзенә хөкүмәтебез тарафыннан күрсәтелгән зур хөрмәт дип кабул итеп алды Әминә апа. Әлеге бүләкләрне аңа район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды һәм котлауларны үзе укып та бирде. Төпчек улы Әнәс, килене Гүзәл кайгыртуын тоеп яши ул туган авылында. Юбилярны котларга Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кызы Дамирә, Казаннан Миләүшә, Гөлшат, Ләләсе дә кайткан иде. Киров шәһәрендә яшәүче улы Ильяс исә котлауларын телефон аша юллаган, алданрак кайтып та киткән. Әминә апаның Иске Чәчкабта яшәүче сеңлесе Әлфия апа Хәмидуллина да тормыш иптәше Газизулла абый белән килгән. Җылы очрашу мул табын артында узды.
– Районыбыз һаман мактаулы, моңа бик сөенәм. Бу турыда район гәҗите, Казан гәҗитләреннән дә укып барам. Бүгенге тормышыбызга шөкер итеп кенә яшәрлек. Элек авылга кадәр юл юк иде, язгы-көзге пычракларда балалар авылга кадәр машина белән керә алмадылар. Безне юллы иткәне өчен бөтен авыл белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт укыйбыз, – диде Әминә апа. – Чыннан да безнең дәвер кешеләренә бик авыр еллар туры килде. Хәтеремдә, авылның иң яхшы 17 атын алып киттеләр. Колхоз эшен алып бару өчен үгезләр җигәргә туры килде. Түздек инде барысына да. Яшь булсам да, бригадир итеп куйдылар. Соңыннан Бәрлебаш урманчылыгы, авыл кибетендә сатучы булып эшләдем.
– Әминә апа “Бәрлебашы – чорлар юлдашы” китабының төп геройларының берсе дә әле ул, – дип сүзгә кушылды Рәмис Хәялиев. – Аның эшкә батырлыгын бөтен авыл халкы белә. Хатын-кыз башы белән бура бураган бүтән кеше юк инде ул. Умартачылык белән дә шөгыльләнүегез дә гомер өстәгәндер әле үзегезгә. Гомер юлын намус белән узган Әминә Сәйфиева турындагы китаптагы «Көрәкле солдатлар» дигән язманы сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Сугыш елларында безнең як халкына тагын бер катлаулы бурыч йөкләнә. Билгеле булганча, Гитлер иң беренче чиратта Идел буена һәм Уралга үтеп кереп, иксез-чиксез табигый байлыкларны кулга төшерергә ашкына. Аның юлын бүлү өчен төзелгән куәтле оборона сызыгы нәкъ менә безнең район аша уза. Дистәләгән корбаннар, җелекне суыра торган михнәтле хезмәт таләп итүче бу гигант төзелеш Иске Чәчкаб авылы яныннан башланып китә. Төзелеш штабы да шушы авыл мәктәбенә урнаша.
1941 елның сентябрь ахырларында окоп казырга хәрбиләр, күрше-тирә районнардан, Казаннан һәм илнең башка төбәкләреннән меңнәрчә эшчеләр китерелә. Бу эштә Кайбыч районы халкы, шул җөмләдән бәрлебашлылар да актив катнаша.
– Окоп казу бик нык эләкте безнекеләргә, – дип искә ала ул көннәрне тыл һәм хезмәт ветераны Әминә апа Сәйфиева. – Безнең өй ике яклы иде. Берсендә яңа гына эшкә килгән лесничий егет торды, шунлыктан ызба җылы – лесничий безгә утын кайтарды. Әби карчык, әни, сеңлем һәм мин – дүртәү генә без. Шуңа күрә окоп казырга килгән 8 кешене фатирга керттеләр. Норлат районының Өтәк авылыннан иде алар. Берничәсенең исеме хәтердә калган: Фатыйх, Зәйтүнә, Гөлниса... Үзем дә йөрдем окоп казырга. Бездән өч чакрымда Пләтәни дигән авыл бар. Чирмешәннән сузылып, шул авылның өске ягына килеп җитте окоплар. Ташлы чокырның ташын шартлатып чыгардылар. Аны, ат белән ташып, дзотлар салу өчен кулландылар. Шуннан китте салкын, китте салкын... Декабрьнең 28 е, һич чыдар хәл юк, температура минус 56 градуска кадәр төште. Без авылдан 26 нчы елгылар Рәшидә белән икәү генә идек. Беркөнне хәрби киемле кеше безне үз янына чакырып алды да, яшебезне сорады. Унбиштә генә булуыбызны ишеткәч, бүтән монда килеп йөрмәгез, дип кайтарып җибәрде. Шул көнне Түгәрәк урман янында сугылмыйча калган иген чүмәләсе төбендә ике хатын катып үлде. Көрәкләрен кочаклап үлгәннәр, мескеннәр. Казаннан «Спартак» аяк киеме фабрикасыннан иде алар. Җылы киемнәр дә бирмичә, куып китергәннәр. Шушы хәлдән соң берәр төрле тавыш чыккандыр, күрәсең, «Спартак» эшчеләрен кайтарып җибәрделәр...
Кыска гына вакыт эчендә тулы бер оборона сызыгы – үзара блиндажлар белән тоташтырылган дзотлар, землянкалар системасы корыла. Зәмһәрир суыкларда бит бу! Окоп казучылар эштән борыннарын, битләрен өшетеп кайталар, ызбалар башлыча салам ягып кына җылытыла. Туң бик тирәнгә киткәч, җирне кул белән генә казып булмый, шартлату ысулын кулланырга туры килә. Җитмәсә, авыр хезмәт белән шөгыльләнүче халыкны ачлык хәлдән тайдыра. Шул чор кешеләре биредә дә, Суслонгердагы кебек, азык-төлек белән тәэмин итүдә саботаж булгандыр дип фаразлыйлар. Чөнки ачлыктан хәлсезләнеп үлүчеләр дә шактый була.
Оборона сызыгы төзелеше 1942 елның мартына кадәр дәвам итә. Үзәкләргә үткән салкыннары белән кыш та узып китә. Окоп казырга китерелгән солдатларны фронтка озаталар, калган халыкны да өйләренә кайтарып җибәрәләр. Дошман гаскәре Мәскәү янында тар-мар ителгәч, бу ныгытмаларның кирәге калмый. Аларны җимереп, төзелеш материалларын колхозларга ташыйлар.