Корпункт:
13 февраль көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 – ел тулу уңаеннан аның иҗатына багышланган бәйге (К В Н ) уздырылды.
Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Укучылар үзләре дә өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр. Һәр командадан берәр укучы күзләрен бәйләп “Карак песи” , “Куян”, “Кызыл ромашка” рәсемнәрен ясадылар.
Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Халкыбыз каһарманы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында яңа кайткан китаплар белән таныштылар.