- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бибизакирә әби тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Атлар караган, ат җигеп эшләгән, окоп казыган, урман кискән ул
Тормыш иптәше белән дә бик аз гына яшәргә туры килгән аңа. Ирен беренче көннәрдән үк сугышка алалар, кызы Ильмира бу вакытта 9 айлык була. Кабат тормышка чыкмый ул, бар булмышын хезмәткә, баласын кеше итүгә багышлый.
–60 ел итек бастым. Итек басып, бүрәнәләр кайтарттым, өй салдык. Итекләрне бик яраталар иде, – ди әби.
Бүген Бибизакирә әби сеңелесенең балалары Зөфәр һәм Талия Насыйбуллиннар тәбриясендә яши.
Бер гасырлык гомер юлы узган әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, Татарстан Республикасы Президентының Котлау открыткасы, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова иң изге теләкләрен юллап, тагын да озын гомерләр теләделәр.