ШАКИРҖАНОВ НУРГАЛИ МӨХӘММӘТҖАН УЛЫ
Нургали Мөхәммәтҗан улы 1924 елның 24 апрелендә Теләче районы Төрек–Тәмте авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1936 елда каты авырудан соң әтиләре якты дөньядан китә. Шулай итеп Нургали абый 10 яшендә әтисез кала. Шул көннән башлап тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә аңа. Гаиләдә өч бала идек, - ди ветеран. Ике сеңлем (Миңсылу, Хәкимә) һәм мин. Печән, утын бирәбез дигәч әнигә җиңелрәк булсын дип төрле эшләрдә эшләдем. Монысы авыр, булдыра алмыйм дип тормадым.