БУЛАТОВ ВАСИЛ ГАЛЛӘМ УЛЫ
БУЛАТОВ Васил Галләм улы (15.9.1921. хәзерге Балтач районы Чутай авылы - 25.6.1988, Казан), Советлар Союзы Герое (23.8.1944), майор (1946), СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре. 1942 елга кадәр Чита өлкәсендәге руда комбинатында өлкән бухгалтер. 1942 дән Кызыл Армиядә. Байкал арты укчы-миномётчылар училищесен (1944) тәмамлый. 1944 нең апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче укчы дивизия 40 нчы укчы полкның пулемёт взводы командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.