Ачлык та – артта, сугыш та артта,
Ил батырлары туган ул чакта.
Алда тынычлык, алда – гел кояш,
Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.
Сугыш... Бу сүзне ишетүгә күпме күз яше, ачы язмышлар, газиз уллар, сөйгән ярлар, гомер иткән ирләр, “Әти” диеп әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, тол хатыннар, ятим әниләр күз алдына килеп баса. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел үтсә дә аның хатирәләре мәңге онытылмас, чөнки язлар җитү белән җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар искә төшә. Бу хатирәләрне без онытырга тиеш түгел, аны буыннан- буынга тапшыру безнең бурыч.
...Күпме хыяллар чынга ашмыйча кала. Бәлки кемдер гаилә корырга җыенып йөргәндер, кемдер үзенең сабыеның дөньяга аваз салуын түземсезлек белән көткәндер, төрле хыяллар, төрле уйлар һәм максатлар.
Галия Кайбицкаяның да иң зур хыялы чынга ашмыйча кала. “Тормыш хәлләрем” истәлек дәфтәрендә аның сугыш чорын чагылдырган истәлекләре: “1941 нче ел. Опера сәхнәбезнең иң югары баскычына менеп җитеп Мәскәүдә буласы декадага хәзерләнеп йөргән сөенечле елыбыз иде. Алып барасы опера репертуарыбызда булган баш образларны җырлау бурычы минем җавапка тапшырылды. Алар арасында: Муса Җәлилнең миңа карата махсус язылган текст буенча эшләнгән “Алтынчәч” операсында Алтынчәч образы янә Академия тетры артистлары белән катнашып барасы “Хуҗа Насретдин”драмасында Хуҗа Насретдинның кызы һәм башка, һәм башка бик күп төрле концерт программаларын хәзерләргә тиеш идем.
Шуларны зур уңыш белән мактаулы булып өйрәнеп мәскәү комиссиясенә күренгәч, комиссия членнары минем уеныма – җырыма аеруча зур бәя биреп, декадада миңа һәм композиторыбыз Нәҗип Җиһановка СССР халык артисты дигән исем бирүгә уйланылган иде.
Инде СССР халык артисткасы исеме бирәләр дип, алдан ук сиздереп куйгач, мин үз – үземне белештермәс булып эшкә чумып, декадага баруга нык хәзерләнгән идем.
Менә кинәт эш тукталды. Немец фашистлары юлыбызны кара болыт күк каплап сугыш ачты. 1941 нче елда декадага бару юлыбыз өзелде. Артистларыбызның күңеле төште. Һәркайсы ачынып, нәфрәт йөзеннән немецларга каршы сугышка чыгып китүгә ашкынды. Җырчылар булса янә сугыштан яраланып кайткан солдатларыбызны каршы алып, госпитальләргә йөреп, күңелләрен күрүгә хәзер булды.
1943 – елдан, августның 23 –се көнне, безнең Казанда татар дивизиясенең формалашуына фронтта 25 – ел тулу көне җитеп, миңа да алар янына Северо-Западный фронтка китәргә туры килде.
Верховный Совет председателе Гали абый Динмөхәммәтов минем Казанда оешып килгән дивизия халыклары каршында концертларда булып йөргәнемне белеп, үзе мине фронтка җибәрүгә тәкъдим итте, үзе үк фронтка озатып җибәрде. 3 яшьлек, 6 яшьлек һәм 11 яшьлек балакайларымны калдырып, 4 вагон продукт белән 7 кеше – делегация членнары булып, 16 нчы августта товар поездларына утырып, ашыгыч рәвештә чыгып киттек.
Фронтта – иң беренче сафына кереп, өч рәт окоп эчендә яткан үз гаскәрләребезне күреп, алар каршында, аларны тану белән, күземә яшьләр тулып, йөк машинасы өстенә баскан килеш Фәйзулла Туишев гармоны белән декадага хәзерләнгән бөтен җырларымны шунда – үз гаскәрләребезгә багышлап, батырланып җырладым. Сәйдәш моңнары бомба тавышы катыш шунда яңгырады. “ Менә икән язмыш” ,- дидем үз – үземә.
Сугыш эчендә күргән коточкыч авыр хәлләрне язып кына түгел, сөйләп тә йөрәгем күтәрә алмый. Авыр истәлекләр.
Фронт эчендә 16 нчы августтан 21 нче сентябрьгә кадәр булдык.
Делегация членнары булып фронтка китүчеләрнең исемнәре: филармониядән – гармонь остазы Фәйзулла Туишев, рус халык җырчы Бабенова, биюче кыз филармониядән Людмила Берникова, конферансье Павел Макеев, Опера театрыннан мин булсам, янә делегация башлыгыбыз булып авио- инженер Габдрахман Галиев һәм корреспондент Наталия Козлова булдык.
Без барган фронт адресы: Северо- Западный фронт – Калининская область, “Охват” станциясеннән ерак түгел җирдә.
Фронт юл башлыгы генерал- Грибов, Владимир Иванович, Полковник- Георгий Александрович Швелев иделәр.
1945 нче ел. Сугыш беткән ел.
Өстә әйтеп үткәнемчә, 1941 нче елда башланган Мәскәүдә буласы декадага баруга яңадан шат күңел белән хәзерләнә башладык. /Бу фактларны искә алып үтәм./ Бөтен көчебезне биреп Мәскәүгә барабыз дип канатланып йөргәнебездә сәнгать сөюче шагыйрьләребез, язучыларыбыз уеныбызга – җырыбызга сокланып безне мактап язалар икән, кайберәүләребезгә ул нәрсә охшамый башлады.
Опера театрында күп еллар эшләп килгән иҗади дустыбызга ни сәбәп булгандыр, хосусән мине мактап язалар икән, аны үзенчәгә – кирегә борып, һәрбер уңышларыма киртә булып, комиссия халыклары каршында, минем хезмәтемә аеруча өлкән бәя бирүгә хәл калынган булса да, мине өлкән исемгә лаеклы булуымнан күпсенеп, төрле юллар аша, “Мулла кызы” дип зур гаепкә алып, мине мәсхәрәләп йөрде. Шул исемгә карап, Казан министрлары аша миңа СССР халык артисткасы исемен бирмәслек итте.
Радио аша язылган записларым яндырылды. Якын булган иҗат дусларым С.Сәйдәшев, И.Әүхәдиевкә дошманлык елдан – ел арта барды.
Бу кичергән вакытларым минем мәңге онытылмас йөрәк тетрәткеч, хафалы һәм тарихи фаҗига булып истә калды.
Список
Передовых работников татгостеатра Опера и балета, предварительно рекомендуемых для присвоения званий и награҗдений орденами и медалями Верховного Совета СССР в связи с декадой показа Ттарского Искусства в Москве в конце 1941 года.
1. Народная арт. СССР – Кайбицкая Г.М.
2. Заслуженный деятель искусств СССР – Җиганов Н.Г.
3. Народная арт. РСФСР – Рахманкулова М.М., Измайлова А.С.
4. Заслуженный деятель искусств РСФСР – Залилов М.М.
5. Заслуженная арт. РСФСР – Садыкова С.Г.
6. Народный артист ТАССР – Насретдин Ф.Х.
7. Заслуженный артист ТАССР – Алеев М.З.
8. – Радионов – Булат М.К.
9. – Забирова Х.С.
10. – Тагиров Г.Х.
11. – Маннапов Ф.С.
12. – Ростовцев Т.Н.
Всего на право получения званий - 12 человек.
К награде:
- Орден Ленина – Җиганов Н.Г.
- – “ - - Кайбицкая Г.М.
Орден Трудовой Красного Знамени:
Зялилов М.М.
Измайлова А.С.
Рахманкулова М.М.
Садыкова С.Г.
Директор Татгостеатра
Опера и балета – Заслуженный
- ь искусств ТАССР –
- ь парторганизации – / Мухутдинов/.
15 – июня, 1941г. г.Казань
Алия Мотыйгуллина,
Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәре.
Язма Галия Кайбицкаяның «Тормыш хәлләрем”
истәлек дәфтәреннән алынды