Бер күрешү - үзе бер гомер
Бер күрешү – үзе бер гомер.
Бер күрешү – үзе бер гомер.
Минем әтием Нәбиулла Сәмигулла улы Хәмидуллин да Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр яу кырында булган. Әткәй сөйләгән кайбер хатирәләр күңелемдә сакланып калган.
Җиңү бәйрәме алды көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, “Барысы да фронт өчен” дигән лозунг астында армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрелде. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары белән берлектә шундый очрашу уздырды.
Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар. Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта авылда калган бердән-бер сугыш ветераны Александр Александров, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы катнашты.
Кече Мәме авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг мәктәп укучылары демонстрация белән мәдәният йорты янына килеп җиткәч башланып китте. Анда аларны авыл халкы- тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, урта буын кешеләре, яшьләр көтеп тора иде. Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та, орден- медальләрен чыңлатып, митингка килгән.
Колаңгыда көн уртасында олы юлны тутырып барган демонстрациягә юлдагы бөтен транспорт чаралары юл бирде. Биредә Җиңү көнен аеруча истә калырлык итеп зурлап уздырдылар. Биредә быел машинага кадәр бизәгәннәр иде. Агач ботаклары белән бизәлгән кечкенә йөк машинасының арбасына утырган әбиләр юл буе җырлап төште.
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинглар районыбыз авылларында 8 майда узды. Бу датага һәрбер авыл җирлеге тырышып әзерләнде: сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, памятниклар, обелисклар яңартылды. Борындык авылында да Бөек Җиңүнең җитмешенче язын өрь-яңадан төзелгән обелиск янында каршы алдылар. Башланырга әле шактый вакыт булса да, әбиләр һәм бабайлар, бәйрәмчә матур итеп киенеп, клуб янындагы Җиңү бакчасына җыелды.
Мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә төзелгән һәйкәл янында мәктәп укучылары мактаулы каравылда тора. Бәйрәм тантанасына җыелган халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киллде.
Ачлык та – артта, сугыш та артта, Ил батырлары туган ул чакта. Алда тынычлык, алда – гел кояш, Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.
Район үзәгендә “Өченче буын” дип аталган пенсионерларның V Спартакиадасының беренче этабы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Спартакиада 4 спорт төре буенча үтте: өстәл теннисы, йөгерү, йөзү һәм төз ату. Гомуми команда исәбе буенча Олы Кайбыч авыл җирлеге беренче урынны яулады, икенче урында – Мөрәле, өченчедә – Ульянково авыл җирлекләре. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда тупланды, әлеге команда Казан шәһәрендә үтәчәк Спартакиаданың Республика этабында районыбыз данын яклаячак.