Видеосюжет. Тыл ветераны Заһидуллина Гөлчирә Кәрим кызын котлау.
Борнаш авылы кызы, тыл ветераны, Заһидуллина Гөлчирә Кәрим кызы авыр хезмәт юлы үткән шәхес. Сугышка кадәр аның беренче хезмәт юллары башлана. Башта укытучылык һөнәре белән Дәвеш авылында хезмәт итә, аннан хәзерләүләр пунктының "Глубинка" дип аталган ерак авылларда сугыш чорында икмәк, тәмәке, ит, йон һ.б. азык-төлекләр белән беррәттән фронтка кирәк булган җылы өс киемнәре туплау һәм аларны фронтка озату аңа йөкләтелә. Үз башыннан кичергән авыр тормыш, хезмәт юлы һәм тырыш гаиләсе турында видеоязмада шәхеснең үзе сөйләгәннәрен карарга була.