Корпункт:
22 февраль көнне Кама Тамагында Республикакүләм балалар театр коллективларының мәдәният министрлыгы уздырган «Иделкәем» смотр-конкурсының зона сайлап алу туры узды. Безнең районнан мәдәният бүлеге белән берлектә «Сәләт» балалар иҗаты үзәгенең «Мушкетерлар» театр коллективы катнашты. Алар, Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендә А.Васильевның «Ә таңнар монда тын иде» спектаклен куйдылар. Тамашачылар һәм жюри спектакльне бертавыштан алкышларга күмделәр. Коллектив зона турының дипломанты булып финалга, Казанга үтте. Алар Казанда район данын яклаячаклар. Ә без, райондашлар, бу спектакльне якынлашып килүче җиңү бәйрәме көннәренең берсендә күрәчәкбез әле. Коллективка һәм аның җитәкчесенә уңышлар телик! …

