Мәлкидә митинг узды.
Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар. Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта авылда калган бердән-бер сугыш ветераны Александр Александров, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы катнашты.