ГӘРӘЕВ ШАМИЛ СОЛТАНГӘРӘЙ УЛЫ
Бабам Шамил Гәрәевкә багышлап. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Бу бәйрәмгә безнең илдә һәр ел зурдан кубып әзерләнәләр, чөнки бу чыннан да бик зур вакыйга. Нинди генә хәл урнашмасын дөньяда, бу олы дата беркайчан да үз әһәмиятен югалтмый.Хәзер бу сугышта катнашкан ветераннарыбыз да бик аз калып бара. Исән булганнарының күбесе инде йөз яшькә якын.