Бабам Шамил Гәрәевкә багышлап.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Бу бәйрәмгә безнең илдә һәр ел зурдан кубып әзерләнәләр, чөнки бу чыннан да бик зур вакыйга. Нинди генә хәл урнашмасын дөньяда, бу олы дата беркайчан да үз әһәмиятен югалтмый.Хәзер бу сугышта катнашкан ветераннарыбыз да бик аз калып бара. Исән булганнарының күбесе инде йөз яшькә якын.
Булып узган дәһшәтле Бөек Ватан сугышы турында без сөйләгәннәрдән ишетеп, китаплардан укып, кинолардан күреп кенә беләбез. Ә кемдер өчен сугыш еллары - беркайчан да онытылмас хатирәләр. Мин дә бу сугыш турында беренче тапкыр бабам Шамил Гәрәевтән ишетеп белдем. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Үзе инде хәйран вакыт гүр иясе булса да, аның сөйләгәннәре һаман да истә тора. Башта аның кайда туып-үскәне, сугышка кадәр нишләгәненә тукталып үтик.
Гәрәев Шамил Гәрәй улы 1926 нчы елның 26 нчы мартында Балтач районы Куныр авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1941 нче елның июнь аенда Шода тулы булмаган урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый. 1943 нче елның ноябрь аена кадәр Чепья районы Куныр авылы “Правда” колхозында төрле эшләрдә эшли, хисапчы була. Шул ук елның 9 нчы ноябрендә армиягә алына. Башта Шамил бабам Мари республикасындагы Суслонгер хәрби лагеренда хезмәт итә. Шуны да әйтеп үтәсем килә, армиягә киткәндә бабам 17 яшендә, авырлыгы 48 кило, буе 152 см була. Ачлык еллары булганга күрә, яшь солдатлар ябык, кыска буйлы булалар. Хәрби лагерьда да аларны яхшы ашатмыйлар. Иртәнге, көндезге, кичке ашка бер үк нәрсә - cу белән ипи бирә торган булалар. Заманасы авыр булгандыр инде, күрәсең. Сугышка барырга көчле, таза ир-егетләр кирәк була. Суслонгерга солдатларны сугышка алырга килгән офицерлар да, аларга карап: “И-и, егетләр, без сезнең белән ничек дошманга каршы сугышырбыз соң?” - дип аптыраганнар. Фронтка китсәң, бераз булса да яхшырак булыр иде дип, солдатлар бу лагерьдан китәргә генә торалар. Шулай итеп, ярты ел монда хезмәт иткәч, бабамны 1944 нче елның май аенда немец фашистларына каршы көрәшергә фронтка җибәрәләр. Анда ул Беренче Белорус фронтында өлкән сержант була, артиллерист булып хезмәт итә. Шунда контузия дә ала. Сугыш вакытында Көнбатыш Украина, Польша җирләрен азат итү һәм немец фашистларын Германия җирендә тар-мар итү, Германиянең башкаласы Берлинны яулап алу сугышларында катнаша. Сугыш вакытында беркемгә дә җиңел булмый: солдатларга да, өйдә калган туганнарга, әти-әнигә дә. Әмма, төрле авырлыкларга да карамастан, Шамил бабам беркайчан да әти-әнисенә юньле ашау, кием юк, суык һәм пычрак дип, зарланып язмый. Киресенчә, барсы да яхшы дип яза. Өйдәгеләр өчен бик кайгыргандыр инде. Аның сугыш чорында язган хатлары әле дә саклана. Мәсәлән, бабам 1944 нче елда яза (сугышка киткәч):
“Әти һәм әни, сезгә үземнең иң сагнычлы булган сәламнәремне язып, сау-сәламәт яшәвегезне телим. Шулай ук Камил, Марзия, Хәмит, Гашия һәм Разия туганнарыма сагнычлы булган сәламнәремне язып ,сау-сәламәт яшәвегезне телим. Сәлам соңында, мин сау-сәламәт хәзергә. Сезне дә сау-сәламәтләр дип беләм. Минем хәлләргә килсәң, бүген (22 нче май) төштән соң бу торган урыннан чыгып китәбез. Кайда икәне билгеле. Ну кайсы якка икәнен точно белмибез. Юлдан хат салырмын.Үзегездән, киткәндә, хат алып булмады. Хатларыгыз кире кайтыр инде. Үземнең янда райондашлар өчәү. Минем өчен кайгырмагыз. Сау-сәламәт булсак, бер әйләнеп кайтырбыз әле. Ходай бәхетне ким итмәсен... Хәзергә язардай башка юк. Ярый, хуш, сау булыгыз.”
Шулай итеп, бабам чын сугышка чыгып китә. Көн дә ату, дары исе, үлем, дусларны югалту, һәр минут саен тормышыңның кыл өстендә торуы бик яхшы таныш булган солдатлар хафаланмыйлар, ахырга кадәр дошманга каршы көрәшәләр. Үзләренә авыр булса да, алар беркемгә дә моны сиздермиләр, киресенчә, җиңү безнең якта булачагына нык ышаналар. Туган авылы Кунырда калган әти-әнисенә бабам бар да искечә, бар да яхшы дип язуын дәвам итә. Ә шул вакытта сугышлар каты бара. Немец фашистларыннан Берлинны азат итү, Эльба елгасы янында аларның армиясен тар-мар итү зур тырышлык һәм түземлек сорый. Германиядә бабам сугыш башыннан бирле күрмәгән Мәхмүт абыйсын очрата. Нинди зур бәхет була бу! Чөнки Мәхмүт абый пленга эләккән була, һәм аның турында үлде дигән хәбәр килә. Соңрак, пленнан качып, ул шулай ук төрле сугышларда катнаша.
Һәм, ниһаять, көтелгән Җиңү көне килеп тә җитә. Шул көнне Шамил бабам өенә хат салган. Ул болай дип яза:
“Берничә еллар көткән көнне менә бүген күрдек. Шатлыктан нишләргә белмисең. Бер ел вакыт эчендә төрлесен күрергә туры килде. Бик авыр чаклары булды, тормышың кыл өстендә кала.
Бүгеннән башлыйбыз мирный тормыш. Тыныч. Бер төрле ату тавышы ишетелми. Барлык кеше шатлыклы, елмая, көлә. Безнең иң кадерле теләк бер генә - инде ничек тә шушыннан исән-сау калу. Минут саен шуны теләдем. Моннан соң да хәерле гомерләр бирсен. Минем башка язар сүз юк. Хуш ,исән булыгыз.
Шамил Гәрәев, 9 Май 1945 нче ел.”
Инде сугыш бетте, туган якка, әти-әни, туганнар, авылдашлар янына кайтып була дисәң, юк икән шул. Бабамны сугыш тәмамланганнан соң да, төрле җирләргә хәрби бурычын үтәргә җибәрәләр. Башта алар Япония белән башланган сугышка киткән булалар, әмма, бәхеткә каршы ,бу сугыш тиз арада тәмамлана. Соңрак Магадан, Биробиджан, Охотск шәһәрләрендә, Сахалинда хезмәт итә. Язган хатларыннан күренгәнчә, анда да аңа җиңел булмый. Һава торышлары начар, җитмәсә, тиф авыруы эләктереп, әздән үлемнән кала. Шулай итеп, 1943 нче елда өеннән чыгып киткән бабам 1950 нче елда гына өенә әйләнеп кайта. Соңрак механик белеме ала, МТСта эшли башлый.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен аңа “Ватан сугышы “ ордены һәм 11 медаль бирелә. Ул күкрәк тулы орден-медальләрен һәр елны Җиңү бәйрәменә тагып чыга иде.
Сугыш ветераннары көннән-көн азая бара. Алар булмаса, яшь буынга Җиңүнең әһәмиятен аңлатучы да калмаячак. Шуңа күрә ветераннарыбызны сакларга, аларны кадерләргә кирәк. Минем теләгем шул: бүгенге көндә исән-сау булган сугыш ветераннарына барысына да быелгы һәм киләсе Җиңү бәйрәмнәрен каршыларга насыйп булсын.