Олы Кайбычта яшәүче ветеран балалар бакчасына килгән
Җиңү бәйрәме алды көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, “Барысы да фронт өчен” дигән лозунг астында армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрелде. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары белән берлектә шундый очрашу уздырды.