ИСХАКОВ ЗИННӘТУЛЛИНА ГЫЙНИЯТУЛЛА УЛЫ
ИСХАКОВ Зиннәтуллина Гыйниятулла улы (17.8.1908, Казан губернасы, Спас өязе Яңа Үргәгар авылы - 5.7.1958, Пермь шәһәре), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия полковнигы. Хәрби-сәяси училище (1937), Югары Сәяси состав курсларын (1942), «Выстрел» курсларын (1943), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1950) тәмамлый. Әстерхан шәһәрендә райбашкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче гвардия һава десанты полкы командиры (53 нче армиянең 1 нче гвардия һава десанты дивизиясе).