ГЫЙЛЬМАНОВ СӘГЫЙРЬ ГЫЙЛЬМАН УЛЫ
1930 елда Татар Суыксу авылында туган. 18 яшендә ФЗО га укырга китә.Кемерово ягындагы Сталинск-Кузнецк шәһәрендә балта остасы һөнәренә укый. Изге бурычын Норвегия белән чик буенда үти. Бүлекчә, взвод командиры, рота старшинасы булып 8 ел хезмәт итә. Ялга кайтып йөргәндә Мәскәүдәге туганы янында Алексеевск районы кызы Һәдияне гомерлек яры итә. 1960 елда Гыйльмановлар Казанга кайталар. Гаилә башлыгы ЖБИ-1 заводына эшкә урнаша. Ай ярымнан бригадир итеп куялар. Шушы урында 38 елдан артык эшләү дәверендә үзен данга,шөһрәткә күмә.