27 январьдә Польшада тәзелгән Освенцим концлагерендагы тоткыннарны азат итүгә 70 ел тулды. 1941-1945 еллар дәвамында биредә 1 400 000 меңнән артык тоткынның гомере өзелә.
Поездлар басып алынган Европа илләреннән тоткыннарны ташып торалар. 4 крематорий эшләп тора. Поезддан төшкән тоткыннарны 4 группага бүләләр. Эшкә яраксыз, хәлсез картларны, хатын-кызларны, балаларны турыдан-туры крематорий мичләренә озаталар. Бер группа тоткыннарда медицина экспериментлары уздыралар. Шәрләрәмә мәктәбенең 7 нче класс укучылары белән үткәрелгән класс сәгате Освенцим лагеренда тоткыннарның нинди шартларда яшәүләрен өйрәнүгә багышланды. Укучылар кешеләрнең коточкыч җәзалаулардан, ачлыктан, авыр хезмәтләрдән исән кала алуларына гаҗәпләнделәр.
Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе