Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Освенцимны азат итүгә - 70 ел

Освенцимны азат итүгә - 70 ел

Корпункт: 
Сармановский

27  январьдә Польшада тәзелгән Освенцим концлагерендагы тоткыннарны азат итүгә 70 ел тулды. 1941-1945 еллар дәвамында биредә 1 400 000 меңнән артык тоткынның гомере өзелә.

Поездлар басып алынган Европа илләреннән тоткыннарны ташып торалар.  4 крематорий эшләп тора. Поезддан төшкән тоткыннарны 4 группага бүләләр. Эшкә яраксыз, хәлсез картларны, хатын-кызларны, балаларны турыдан-туры крематорий мичләренә озаталар. Бер группа тоткыннарда медицина экспериментлары уздыралар.  Шәрләрәмә мәктәбенең 7 нче класс укучылары белән үткәрелгән класс сәгате Освенцим лагеренда тоткыннарның нинди шартларда яшәүләрен өйрәнүгә багышланды. Укучылар кешеләрнең коточкыч җәзалаулардан, ачлыктан, авыр хезмәтләрдән исән кала алуларына гаҗәпләнделәр. 


Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе

https://edu.tatar.ru

Опубликовано 3 апреля, 2015 - 11:55 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 03/04/2015 - 11:56):https://tatfrontu.ru/news/osvencimny-azat-itug-70-el