М.Черепанов сугышта һәлак булган бабаларны исән яки хәбәрсез югалган дип санаудан туктыйк дип, туган якны өйрәнүче, тарихчы, юристларга мөрәҗәгать итте.
Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә сугыш, кораллы көчләр һәм хезмәт ветераннары, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Татарстанның һәм татарларның җиңүгә керткән өлеше» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.
Программа кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихҗанның «Чутай бабай малайлары», һәвәскәр тарихчы Фәргать Әхмәтшинның Россия Герое Марат Әхмәтшинның тормыш юлына багышланган «Без – Кубрат хан оныклары», Татарстанның «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепановның «Нет в России семьи такой» (Бөек Ватан сугышында татарлар һәм татарстанлыларның батырлыгы турында) китаплар сериясе тәкъдим ителде.
«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе М.Черепанов Бөек Ватан сугышына бәйле катлаулы мәсьәләләрнең әле дә ачылып бетмәве турында ачынып сөйләде. Россиядә хәбәрсез югалучылар исемлегенә теркәлүчеләр хәзергә кадәр юридик яктан һәлак булучы дип саналмый. Безнең көннәрдә дә Татарстан җирләреннән яу кырына киткән һәм Кызыл Армия составында сугышкан 145 мең кешенең ничек һәлак булуы һәм җирләнгән урыны билгеле түгел. М.Черепанов бу хәлне – тарихыбызның һәм тормышыбызның гаделсезлеге дип белдерде. «Әгәр кеше вафат, дип исәпләнми икән, бу аның исән булуын аңлата, ягъни ул кеше хыянәтче булып чыга. Хәбәрсез югалган бу кеше 80 ел дәвамында кайда йөргән, нинди җирләрдә качып яткан соң? Әгәр дә ул сугышка, туристик сәфәргә дип китмәгән икән, фронтта һәлак булган дигән сүз. Әлбәттә, бу – дәүләт эше. Закон буенча, әлеге мәсьәлә белән шул кешенең туганнары шөгыльләнергә тиеш. Әмма хәзер аларның барысы да өлкән яшьтә, бу әбкәй-бабакайларның моңа сәламәтлеге дә, дәрманы да җитми», – диде ул.
2019 елның ноябреннән «Хәрби дан клубы»ның эшче төркеме тарафыннан эзләнүләр барышында Татарстан автономияле республикасында туган һәм хәбәрсез югалган дип исәпләнүче 34 мең 440 сугышчының кайда һәм ничек һәлак булуы турындагы мәгълүматлар ачыкланган. Бу хактагы хәбәрләр архивларда яшерелгән булган, алар күптән түгел генә серләрен ачкан һәм анда сакланган документлар Россия оборона министрлыгы «Халык хәтере» сайтында басылып чыккан. Бу эш Татарстан Президенты кушуы буенча башкарылган. «Бу әле генә ачыкланган исемлек тарала башлады. Ул мәгълүматлар һәр гаиләгә барып җитсен иде», – диде М.Черепанов.
Россия оборона министрлыгы сайтларында казынып эзләү 29 мең кеше турында бернинди мәгълүмат бирмәгән. Бу документлар «Үтә яшерен» грифы белән саклана. Тагын 120 мең сугышчының, шул исәптән әсирлеккә эләккән 20 меңгә якын кешенең карточкаларын тикшерү сорала. Бу кәгазьләр Татарстан дәүләт архивы фондларында саклана, әмма анда әлегә эзләүчеләрнең эшче төркеме әгъзалары кертелми.
М.Черепанов фронтка китеп хәбәрсез югалган туганыңның һәлак булуын исбатлау өчен, барлык документларны җыеп, фронтка киткән кешенең сугышта һәлак булырга мөмкинлеген, аның исән түгеллеген, монда кайтып пенсия алмавын судьяга дәлилләү кирәклеген әйтте. Аңлашыла ки, бу – бик сәер гамәл.
Хәбәрсез югалганнар мәсьәләсе 1952 елда ук Германиядә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителгән. «Әгәр фронтка киткән кеше, әсирлеккә эләгеп, аннан исән чыкмаган икән, бу аның һәлак булуын белдерә. Ни өчен безгә бу мантыйкны кулланырга ярамый?» – диде ассоциация рәисе. М.Черепанов һәр гаиләдә һич югы үзләре эшләгән «Нет в России семьи такой» дигән брошюралар формасында булса да сугышта катнашкан әтисе, бабасы турында мәгълүмат сакланырга тиеш, дип исәпли. Аның авторлыгында нәшер ителгән китапта һәлак булучыларның исемлеге тупланган.
«Татарлар, тыйнак халык буларак, ата-бабаларының данлы эше турында сөйләргә оялган, аларның батырлыгын, булдыклылыгын мактау, горурлану кабул ителмәгән. Яшерен документларны үз күзләрем белән күргәч, аны йозакта тотуның мәгънәсе юк икәнлегенә төшендем. Безнең күп каһарманнарыбыз – бабаларыбызның исемнәре яшеренгән, онытылган», – дип искәртте М.Черепанов.
2000 елда Төрекмәнстанда «фронтка киткән кеше хыянәтче булмаса, аның һәлак булуын танырга» дигән фәрман имзаланган иде. М.Шәймиев Татарстан Президенты булган вакытта Министрлар Кабинеты «Хәрби дан клубы» үтенече белән шундый ук карарны кабул итте. «Моны гадел карар дип саныйм. Кызганыч, хәзер дә «хәбәрсез югалды» дигән сүзләр Хәтер китабына кертелә», – диде ассоциациясе рәисе.
М.Черепанов сугышта һәлак булган бабаларны исән яки хәбәрсез югалган дип санаудан туктыйк дип, туган якны өйрәнүче, тарихчы, юристларга мөрәҗәгать итте. «Филолог буларак аңлатам: хәбәрсез югалгансың икән, димәк, син начар кеше. Ватанны саклаучыларга мондый тамга кую, моның белән горурлану дөрес түгел», – дип саный ул...
Сөембикә КАШАПОВА. "Мәдәни җомга" газетасы
Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/bek-i-yaktyisyi/lak-bulgannar-khterdn-uelmasyn