Зиганшина Тәбсирә Нургата кызы 1922 нче елның 1 маенда Әлмәт районы Иске Баграҗ –Елховой авылында туган.Сугыш башланганда аңа бары 19 яшь була.Сугыш башланганның беренче көненнән авылда ыгы- зыгы башланып китә.
-Көтелмәгән авыр хәбәр башка таш белән орган кебек булды - ди Тәбсирә әби.Бер мәлгә авыл халкы ни эшләргә белми аптырап калды, ә ир – атлар кемнәрнең яше җиткән, барсыда Ватанны сакларга дип фронтка әзерләнә башлады. Хатын – кызлар йомшак бит, сиздерми генә гел яулык чите белән күз яшләрен сөртәләр, балаларга да – иргә дә күрсәтергә ярамый, аларның көче кимемәсен янәсе.Минем тормыш иптәшем Зиганшин Вафа да, барлык авылдашлар белән бергә, 1941 нче елның җәй аенда, сугышка чыгып китте.Без әле өйләнешеп озак та тормаган идек, күрәсең шулай язган булгандыр. Авыр, бик авыр булды яраткан кешеңне сугыш кырларына озату.Ирләребезне озаткач хатын кызлар, барыбызда җиң сызганып эшкә тотындык. Кемдер колхоз кырында, кемдер фермада, кайбер хатын кызлар тракторга менеп руль артына утырдылар. Мин балам туганчы колхоз кырларында, чәчүгә дә , утаугада, урып – җыюга да йөрдем. Минем балам туган көннең икенче көнендә, ирем сгыш кырында батырларча хәлак була. 1942 елның февраль аенда миңа кара пичәтле хат китереп тоттырдылар. Кулымда шундый хат булсада, күңелем бу авыр кайгыны кабул итмәде. Мин аны ераккарак алып куеп, кулымдагы баламны катырак кысып кочакладым да, дошманнан үч алу теләге белән фермага эшкә киттем. Хәзер инде бөтен уй , теләк һәм хыял дошманны җиңү, һәм шушы җиңүдә үземнең дә катнашасы килү теләге мине гел алга этәрде. Сугыш беткәнче алны – ялны белми эшләдек.Язгы ташу вакытында 35 км. Ераклыктагы авыллардан җәяүләп чәчүлек өчен орлык алып кайта идек.Тракторлар бик тиз ватыла, төзәтергә ир – ат кулы юк, андый вакытларда без, хатын –кызлар кулларыбызга көрәк алып, басуга чәчүлек җирләрен казырга чыга идек.
Сугыш беткәч авылга җиңү белән берәм – берәм авылдашлар кайта башлады.Мин дә күңелем белән гел баламның атасын көттем. Ә бәлки үлмәгәндер, бәлки миңа хатны дурес язмаганнардыр, анда бит сугышчылар бик күп, барсын да кайдан белеп бетерсеннәр дигән уй гел башымда торды.Әле 1947 – 1948 елларда да сугыштан исән – имин кайтып керүчеләр булды. Минем иң кадерле, яраткан кешем генә шул китүеннән кире кайтмады.
Текст авторы:Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы
Комментарии
Информация из донесения о
Информация из донесения о безвозвратных потерях
ID 50480186
Фамилия Зигашин
Имя Вафа
Дата рождения/Возраст __.__.1918
Место рождения Татарская АССР
Дата и место призыва Первомайский РВК, Татарская АССР, Первомайский р-н
Последнее место службы 259 сд
Воинское звание рядовой
Причина выбытия пропал без вести
Дата выбытия 23.10.1941
Место выбытия Ленинградская обл., Маловишерский р-н, г. Малая Вишера
Название источника донесения ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 818883
Номер дела источника информации 419
https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=50480186(внешняя ссылка)
Информация из донесения о безвозвратных потерях
ID 1836130
Фамилия Зиганшин
Имя Вафа
Отчество Ахмедович
Дата рождения/Возраст __.__.1908
Место рождения Татарская АССР, Первомайский р-н, дер. Яхново
Дата и место призыва Первомайский РВК, Татарская АССР, Первомайский р-н
Последнее место службы 52 А 561 оп РГК
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия убит
Дата выбытия 18.02.1942
Первичное место захоронения Ленинградская обл., Новгородский р-н, д. Любцы, северо-восточнее, 800 м, в лесу
Название источника донесения ЦАМО
Номер фонда источника информации 58
Номер описи источника информации 818883
Номер дела источника информации 459
https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=1836130(внешняя ссылка)
Информация из списков захоронения
ID 1154282567
Фамилия Зиганшин
Имя Вафа
Отчество Ахметшинович
Дата рождения/Возраст __.__.1918
Воинское звание рядовой
Дата смерти 18.02.1942
Страна захоронения Россия
Регион захоронения Новгородская обл.
Место захоронения Новгородский р-н, д. Мясной Бор
https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=1154282567