Концлагерьлар тоткыннары

КУДРЯШОВ БОРИС ПЕТР УЛЫ

Кудряшов Борис Петрович – Германиянең Ганновер округы Годсхорн концлагеренда туып, исән калган кеше...»

МИФТАХОВ МӨХӘММӘТСАФА АВЗАЛ УЛЫ

Мифтахов Мөхәммәтсафа Авзал улы 1911 елда, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылның беренче трактористы. 1941 елда сугышка алына. Сугышта ул хезмәт иткән часть чолганышта кала,әсирлеккә эләгә. Әсирлектән азат ителгәч 1945 елда туган авылына кайта. Кәшер МТС нда тракторчы булып эшли.1959 елда вафат була. Иске Кәшер авылында җирләнгән.

СИМАШЕВ ИЛЬЯ ТРОФИМОВИЧ

Илья Трофимович Симашев (рәсемдә) 1910 елда Югары Баграж авылында туа. Гаилә коргач, хатыны Домна Максимовна белән Финляндиягә урман кисәргә ялланып китәләр. Әмма каты эш шартларына, авырлыкларга түзә алмыйча, Мәскәүгә кайталар. Алар стахоновчылар булып, Мәскәү метрополитены өчен станция казыйлар. 1938-1939 елларда гаиләдә ике бала туа.

СӨЛӘЙМАНОВ ИБРАҺИМ СӨЛӘЙМАН УЛЫ.

Сөләйманов Ибраһим Сөләйман улы. Сөләйманов Ибраһим 1920 нче елның апрелендә Сәмәкәй авылында туа. 1941 нче елның 18 нче апрелендә армиягә алына. Ул Беларуссиянең Станислав шәһәрендә хезмәт итә.

УРАМОВ ИВАН ДМИТРИЕВИЧ

Иван Урамов 1910 елда Уфа губернасы Уфа өязенең Югары Баграж авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк Иван Дмитриевич Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. Мәскәү тирәсендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1942 елның июнь башында 138 укчылар бригадасы составында Севастополь шәһәрен яклап сугыша.1942 елның 30 июлендә Севастопольне күп кенә саклаучылар, шул исәптән якташыбыз Урамов та әсирлеккә эләгә. Иван Дмитриевич Румыниянең 6нчы "Калафат" лагеренда әсирлектә була.Лагерьдан хәрби әсирләр качкан очраклар да була.

ФАССАХОВ МӨБӘРӘКҖАН МАЛИК УЛЫ

Фассахов Мөбәрәкҗан Малик улы 1919 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елда һәлак була. (Фотографидә уңда)

ФАТХУЛЛИН ГАБДЕЛКАДЫЙР ФӘТХУЛЛОВИЧ

Сугыш…. Нинди дәһшәте, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Дәһшәтле сугыш еллары бер авылны да читләтеп үтмәгән. Дүрт елга сузылган сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Бер гаиләдән дүртәр ир-егет сугыш кырларында ятып кала. Ә минем бабам Габделкадыйр Фәтхуллинга сугыш кырларыннан эйлэнеп кайту насыйп була. 75ел вакыт үтсә дә, сугыш хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп кала.

ФӘРӘҖОВ ФӘЯЗ ГАСЫМ УЛЫ

Фәрәҗов Фаяз Гасым улы 1921 елда, Азәрбайҗан ССР-ы, Ленкоран өязенең Гасымлы авылында туган. 1941 елда Масаллы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафына чакырыла. Ростов өлкәсенең Прохладный шәһәрендә урнашкан хәрби часта хезмәт итә башлый. 1941 елда Кырымны азат итүдә катнаша. 1942 елда Харьков янында Изюм шәһәре өчен алышларда башы каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сталино һәм Штранс шәһәрләрендәге лагерларда була. Аларда 4-5 ай тотылганнан соң Италиягә озатыла.

ХӘЕРТДИНОВ СОББУХ ХӘЕРТДИН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәертдинов Соббух Хәертдин улы 1914 елның 16 ноябрендә хәзерге Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Мәктәптә 4 класс белем алгач колхозда атлар карый аннан Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә керә. Жырларга, биергә яратканга курә спектакльләрдә аңа кубрәк жырлы рольләрдә уйнарга туры килә. 1937 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәре РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елны Финляндия белән барган сугышта катнаша. 1941 елның 1 августыннан Бөек Ватан сугышына китә.

ЧАГОВСКИЙ МИХАИЛ КОНСТАНТИН УЛЫ

Аннан украинлы Михаил Чаговский да качып котыла алмый. Баштагы мәлдә Миша һәм аның иптәшләре Көнчыгыш Пруссиянең торф ятмаларында эшлиләр. Эш көне 12 сәгать дәвам итә, малайлар тездән салкын суда торалар. Беренче көннәрдән үк алар качарга ниятлиләр. Ниһаять, уңышлы мизгелне тотып, дүрт кыю юлга кузгала. Берничә көннән алар Польшагга барып җитәләр. Хәлсез һәм ач үсмерләр йортларның берсенең ишеген шакыйлар. Хуҗа-поляк качкыннарга керергә рөхсәт итә, өстәлгә сөтле ботка да куя. Алар ашаган араданемецларга чакырылмаган кунаклар турында хәбәр итәргә өлгерә.