Галиев Касыйм Хәнәфи улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан 20 запас бригадасына алына. Бу бригада Казан шәһәрендә чаңгы бригадасы буларак формалаша, аларны төньяк-көнбатыш фронтына җибәрәләр. Әсирлеккә төшә, азат ителә. Авыру сәбәпле 1944 елда демобилизацияләнә. Сугышка кадәр «Кызыл Актай» колхозында хисапчы, 1940-1942 елларда Бибай Чаллы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Сугыштан соң «Кызыл Актай»колхозында хисапчы булып эшли. Бибай-Чаллы авылында яши.1947 елның 20 июлендә туберкулездан вафат була. Бибай-Чаллы зиратында җирләнгән.