Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Җиңү көне алдыннан шәһәрдә фронт бригадасы ветераннарны котлый. Бәйрәм алды көннәрендә Әлмәттә фронт бригадасы эшли. Әлмәт районы башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе һәм мәдәният идарәсе вәкилләре Әлмәттә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары янына баралар. Сугышта катнашучыларны концерт программасы, бүләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән котлыйлар. Күптән түгел Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирова Миңниса Мифтаховнаны котладылар.
6 май көнне Җиңү көне уңаеннан Миңлебай авылы жирлегендә олы бәйрәм узды, хөрмәтле өлкән кешеләребезне бер табын артына җыелдылар. Өлкәннәргә моңлы җырлар жырланылды,тәбрикләү сүзләре яңгырады. Аларның күбесенең йөзендә моңсулык чагыла иде. “Җиңү көне – авыр бәйрәм: куаныч та, сагыш та ул“ дип юкка гына әйтмиләр шул. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклыхәлләр, хатирәләрбеләнүрелеп барды.
9 Май - Җиңү көне уңаеннан Миңлебай авылы жирлегендә бәйрәм митингы узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, балалар бакчасы нәниләре әлеге чарада актив катнашты. Миңлебай авылы урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан халык Жиңү паркында җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар салынып, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада авыл башлыгы Рахимов Ильдар Мансур улы һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар. Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Мин 1941 елның август аенда Чирмешән районы ( Әлмәт районы) Елховой авылына фелдшер-акушерлык пункытына мөдир булып эшкә килдем һәм 45 ел инде эшемне дәвам итәм.Ул чагында аерым медпункт йорты юк иде. Мин үземнең аз-маз даруларым,вак-төяк инструментларым белән сумкамны күтәреп,авылның төрле почмакларындагы буш йортларда эшләп йөрдем.
Нуруллин Мәгсум Гиляз улы 1915 елның 22 декабрьндә Беренчемай районы (Әлмәт районы) Елховой авылында крестьян гаиләсендә туган. 1922нче – 1926нче елларда Елховой җидееллык мәктәбендә белем алган. 1926 -1929 елларда Чистополь шәһәре мәктәбендә укыган. 1946 -1948 елларда Чирмешән районы Мәмәк авылында маллар врачына укыган. Авылда колхоз төзелеп кенә килә торган чорда колхозга кереп, анда төрле эшләрдә эшләп, колхоз үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән.
Минем яшьлегем бик матур вакытларга туры килмәде, – дип сөйләп китте Сөләйманова Нурбисал әби. - Чөнки безгә менә шушы сугышларга кадәр, 21 нче елгы ачлыкны да кичерергә туры килде. Шуңадыр инде Бөек Ватан сугышы башлангач минем күңелемә караңгылыктан соң якты көн була, безнекеләр баребер җиңәчәк бит дигән уй килеп китте.
Сальманова Мәрзия 1924 елда Беренче май (хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туган. -“1941 елгы Бөек Ватан сугышы вакытында кичергәннәрне бер көндә генә сөйләп бетереп булмый инде ул” - дип сөйләп китте Мәрзия әби.
Илләр, кешеләрязмышындамәңгеонытылмаслыквакыйгалар аз түгел. Менәшундыйвакыйгаларның берсе булганБөекВатансугышын, фашист илбасарларынакаршыхалкыбызның героик көрәшенбөтенҖир шары хәтердәнмәңгеҗуймас. 1941 елның 22 июнендәилебезгәбасыпкерә. БөекВатансугышыбашлана. Сугыш... Ниндиавыр, каһәрле, шомлысүзбу! Ул 27 миллион кешенеңгомеренөзгән, күпмебаланыятимиткән, аналарны тол калдырган... Ил өченавырсынаукөннәрендәхалкыбызберйодрыккатупланды. Фронт һәм тыл бердәмбулды.
Миңлебай авыл җирлегендә дә хәбәрсез югалганнарны эзләү өстендә эш алып барыла,шунын нәтиҗәсе итеп шушы көннәрдә тантаналы очрашу узды. Авыл җирлеге башлыгы Рахимов Ильдар Мансур улы тарафыннан Даутова Шаимә Фахразый кызына туганы, хәбәрсез югалган энесе Даутов Ильбарис Фахразый улының кайда үлүе hәм җирләнүе турындагы, документаль расланган белдермә тапшырылды. Очрашуга шушы мәгълүматларны эзләүдә күп көч керткән Галимов Гамир Гөмәр улы hәм Даутова Энҗе Мөхәммәт кызы да чакырылган иде.
Бөек Җиңүнең быел 76-нче язын каршылыйбыз. Бу – уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ничә ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен, абыйсын, энесен көтеп яшәүчеләр бар. Юк, инде алар исәнлегенә өметләнмидә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә телиләр.