Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЗӘЙНУЛЛИНА МИҢҖИҺАН ТИМЕРГАЛИ КЫЗЫ

ЗӘЙНУЛЛИНА МИҢҖИҺАН ТИМЕРГАЛИ КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Зәйнуллина Миңҗиһан Тимергали кызы1926 нчы елның 2 нче ноябрендә Саба районы Түбән  Өчнарат авылында туган. ”Яшьлек елларым  авыр сугыш елларына туры килде.  Авырлыклар алдында сыгылып төшмәдем.  15 яшемдә Шәмәрдән урманына барып урман да кистем, нинди эш кушсалар, шуны башкардым”, - дип сөйли Миңҗиһан апа. 1952 нче елда Төбәк авылы егете Нигъмәтулла абый белән тормыш корып җибәрәләр. Алар алты балага җан биргәннәр, ләкин өчесе төрле сәбәпләр аркасында кечкенә вакытта ук вафат була. Бүгенге  көндә Миңҗиһан апа Төбәк авылында улы Хәлил тәрбиясендә  тормышыннан канәгать булып гомер итә.

 

 

 

 

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 14:49 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 14:49):https://tatfrontu.ru/tt/person/zynullina-minzhihan-timergali-kyzy