Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ҖӘЛИЛОВА (ГАТАУЛЛИНА) МӘРЬЯМ ФӘТХУЛЛА КЫЗЫ

ҖӘЛИЛОВА (ГАТАУЛЛИНА) МӘРЬЯМ ФӘТХУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

Җәлилова (Гатауллина) Мәрьям Фәтхулла кызы 1936 нчы елның 23 нче декабрендә Сарман районы Дими Тарлау авылында туа. Кечкенәдән Боламыкта Мәхтүмә әбисендә тәрбияләнә. Мортамак авылында мәктәптә 6 нчы сыйныфка кадәр белем ала .Ә аннан соң, әнисе үзенең янына Чаллыга алып китә. Һәм шунда Мәрьям урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый.1955-1957 нче елларда Алабугада киапханәчеләр техникумында укый. Дипломлы яшь белгечне Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылына эшкә җибәрәләр.Ул анда 5 ел эшли. 1962 нче елда Әлмәт районы Габрахман авылы китапханәсендә хезмәт куя. Сагыну, туган авылын юксыну хисе , аны 1963 нче елда кире Мортыштамак авылына тартып кайтара. Һәм , лаеклы ялга чыкканчы, 1995 нче елга кадәр авылдашларына китапханә хезмәте күрсәтә.
“Үрнәк” колхозында озак еллар ревкомиссия әгъзасы, агитатор, стенгазета редакторы да булып эшли.

Сугыш балалары
Опубликовано 22 June, 2020 - 08:59 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 22/06/2020 - 08:59):https://tatfrontu.ru/tt/person/zhlilova-gataullina-mryam-fthulla-kyzy