Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЗАРИПОВА ӘНИСӘ САЛИХ КЫЗЫ

ЗАРИПОВА ӘНИСӘ САЛИХ КЫЗЫ

Район: 
Сармановский

Зарипова Әнисә Салих кызы 1923 елның 10 октябрендә Боламык авылында дөньяга авазын сала. Укытучылар гаиләсендә беренче бала булып туган кызга, тормыш кыен ипиен яшьтән ук ашарга туры килә. Рәхимсез сугыш елларында әтисе гүр иясе була. Әнисенә таяныч, энеләре – сеңелләре өчен әтиләре урынына калган олы апа һәм терәк булып яшәрлек көч таба ул үзендә. Беренче хезмәт юлын ул Мортыштамак авылы мәктәбендә балаларга татар һәм немец телләреннән белем биреп башлый. Сугыш елларында (1942-1943 еллар) район редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Редакциядә намуслы хезмәт куеп, тәҗрибә туплаганнан соң, прокурор ярдәмчесе булып эшли. Гадел, һөнәри осталыкка омтылучы белгеч 1952 елдан хәрби комиссариатта секретарь, соңрак халык судьясы булып, хезмәт юлын дәвам итә. Шушы хезмәтләрен искә алып Зарипова Әнисә Салих кызын 1946 елда “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г”, 1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения В.И.Ленина” медальләре белән бүләклиләр.

 

Труженики тыла
Опубликовано 2 January, 2016 - 10:32 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 02/01/2016 - 10:32):https://tatfrontu.ru/tt/person/zaripova-nis-salih-kyzy