Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЗАНТИМИРОВ ИБРАҺИМ ГЫЙЛАҖ УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • Мой Мир
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ЗАНТИМИРОВ ИБРАҺИМ ГЫЙЛАҖ УЛЫ

Район: 
Апастовский

Зантимиров Ибраһим Гыйлаҗ улы 1932 елның 13 маенда элеккеге Кайбыч районы( хәзер Апас районы) Берләш авылында туган. Гаиләдә җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.Ибраһим Гыйләҗ улы гаиләдә икенче бала була. Ә тиздән зур бәла-сугыш килде. Бөек Ватан сугышы башланганда Ибраһим Гыйләҗевичка 9 яшь була. 1941 елда әтиләре фронтка китә, 1942 елда аягына авыр яралана. 1941 елда абыйсы Низаметдин дә китә. Ибраһим Гыйләҗевич кечкенә иде, ләкин гомер буе бу куркыныч вакытны хәтерләтте. 8 яшьтән колхозда эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән фермада бөтен эшне башкара. Сугыш вакытында ул күрше авылга почтальон булып урнаша, хатлар, повесткалар тарата. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы алдындагы хезмәтләре өчен ул медаль (таныклык) ала. 1952 елда армиягә китә, Краснодар краенда, 77921 частьта хезмәт итә. 1955 елның 6 сентябрендә туган ягына кайта, колхозда эшли башлый.1958 елда Азбаба авылыннан Зөһрә Мәхмүтовага өйләнә. Бер урында 4 малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларга белем бирделәр. Аларның һәркайсы тормышта үз юлын тапкан.

Труженики тыла
Опубликовано 15 April, 2021 - 10:36 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 15/04/2021 - 10:36):https://tatfrontu.ru/tt/person/zantimirov-ibrahim-gyylazh-uly