Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЯРУЛЛИНА АЙСЫЛУ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫ

ЯРУЛЛИНА АЙСЫЛУ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Алькеевский

Яруллина Айсылу Сәмигулла кызы 1929 елның 20 маенда Камка авылында Сәмигулла һәм Мәсәния гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә 8 бала була. Әтиләре сугышка китә. Башлангыч белемне Камка мәктәбендә алгач, укуын Алпар мәктәбендә дәвам итә. Тыл хезмәтчәне.  11-12 яшьлек кыз 4 ел Алпардан Камкага почта алып кайта. 1948 елда “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт иткән өчен” медале белән бүләкләнә. 1948-49 уку елында башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә. Куйбышев педагогия училищесын тәмамлый. 1978-79 елларга кадәр башлангыч сыйныфларда белем биреп лаеклы ялга чыга. Айсылу Сәмигулла кызының хезмәтләре хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнә. 1981 елда Хезмәт ветераны, мактау грамоталары белән бүләкләнә. 5 бала анасы. 2017 елның 6 августында вафат була.

 (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды).

 

#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

Труженики тыла
Опубликовано 8 April, 2021 - 13:08 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 08/04/2021 - 13:11):https://tatfrontu.ru/tt/person/yarullina-aysylu-smigulla-kyzy