Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЯМАЛОВ МӘДӘВИ НӘҺРИ УЛЫ

ЯМАЛОВ МӘДӘВИ НӘҺРИ УЛЫ

Район: 
Актанышский

1922 елның 1 августында Актаныш районының Ахун авылында туа.

1942 елның гыйнвар аенда сугышка китә. Бу вакытта аңа 20 яшь була. Беренче тапкыр сугышка кергән җире - Витебск шәһәре тирәсе. Яраланып госпитальдә дә ята ул. Терелеп чыккач, сугышчан юлы Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көнен дә шул шәһәрдә каршылый. Туган авылына исә 1947 ел ахырында исән-сау әйләнеп кайтып якыннарын сөендерә.

Сугышта сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. 

"Батырлык өчен", "Җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Яудан кайткач, 1947 елдан 1956 елга кадәр колхозда учетчик хезмәтен башкара. Аннары Мамадышта шоферлар курсын тәмамлап 1967 елга кадәр шофер булып эшли.

"Чишмә" колхозында фуражер булып эшләп, 1982 елда лаеклы ялга чыга. Ул вакытта аңа "Атказанган колхозчы" исеме бирелә.

1986 елда тормыш иптәше вафат була.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 28 August, 2018 - 16:03 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 28/08/2018 - 16:03):https://tatfrontu.ru/tt/person/yamalov-mdvi-nhri-uly