Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЯГЪФӘРОВА МӘРЬЯМНИСА ШАҺИМӘРДӘН КЫЗЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ЯГЪФӘРОВА МӘРЬЯМНИСА ШАҺИМӘРДӘН КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

 Ягъфәрова Мәрьямниса Шаһимәрдән кызы 1909 нчы елның 10 нчы октябрендә Кече Кибәче авылында урта хәлле эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Авыл мулласы һәм абыстае үз йортларында балаларга дини башлангыч белем биргәннәр. Мәрьямниса апа да шунда укырга, язарга өйрәнгән.  1933 нче елда шушы авылның уңган, булган егете Сираҗиев Арслангалигә кияүгә чыккан. Аларның 1941 нче елда, сугыш башланганда, 3 балалары булган. Олы кызлары Гөлҗиһанга ул вакытта 8, икенче кызлары Нурҗиһанга 5, өченче уллары Исламгалигә нибары 2 яшь  кенә була. Ире Арслангалине сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алганнар. Ул сугышның иң кайнар нокталарында катнашкан , каты яралар алган.

 Мәрьямниса апа колхозда барлык авыр эшләрдә эшләгән. Аларны кышкы салкыннарда күрше районнарга окоп казырга җибәргәннәр. Сугыш елларында бөтен колхоз эшләре хатын – кызлар һәм балалар җилкәсенә йөкләнгән була. Сугыш беткәч тә әбиебез шушы авылда колхозда эшләп, лаеклы ялга да  шушы колхоздан чыккан. Мәрьямниса  апа 91 яшенә кадәр балалары тәрбиясендә яшәп,  2000 нче елдавафат була.

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 15:17 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 15:17):https://tatfrontu.ru/tt/person/yagfrova-mryamnisa-shahimrdn-kyzy