Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВӘЛИЕВ ӘКРАМ ИСКӘНДӘР УЛЫ

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

ВӘЛИЕВ ӘКРАМ ИСКӘНДӘР УЛЫ

ВӘЛИЕВ Әкрам Искәндәр улы (17.4.1924, Бөгелмә кантоны Илбәк авылы - 10.8.1975, Азнакай районы Илбәк авылы), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), лейтенант (1946). 1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы Бурят-Монгол АССР приискында клуб мөдире булып эшли. 1942 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 341 нче укчы полкта отделение командиры (10 нчы гвардия  армиянең 119 нчы гвардия укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Смоленск операциясендә (1943), Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша. 1944 нең 4 августында Айвиексте елгасын (Латвия ССР) кичкәндә батырлык күрсәтә. 1946 дан туган авылында колхозда эшли. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

Герои Советского Союза
Опубликовано 13 January, 2015 - 00:01 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:36):https://tatfrontu.ru/tt/person/vliev-kram-iskndr-uly