Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВӘЛИЕВ ӘГЪЗАМ ҖИҺАНША УЛЫ

ВӘЛИЕВ ӘГЪЗАМ ҖИҺАНША УЛЫ

Район: 
Чистопольский

ВӘЛИЕВ Әгъзам Җиһанша улы (10.4.1919, Казан губернасы, Чистай өязе Каргалы авылы - 1986, Архангельск шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.5.1946), полковник (1971). 1938 елда Кызыл Армиягә алынганчы Ташкенттагы заводта слесарь булып эшли. Оренбург хәрби авиация очучылары училищесен (1940), Югары офицерлар очу-тактика мәктәбен (1945), Хәрби-һава академиясен (1952) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 179 нчы истребительләр авиаполкының эскадрилья командиры (5 нче һава армиясе, 5 нче штурмлаучы авиация корпусы, 331 нче истребительләр авиация дивизиясе). Төньяк Кавказ, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышларда (1942-43), Харьков операциясендә (1943), Украина, Румыния, Молдавия, Венгрия, Австрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 501 сугышчан очыш ясый, 25 һава сугышында катнашып, дошманның 7 самолётын бәреп төшерә. Сугыштан соң Хәрби Һава Көчләрендә югары командирлык вазифаларын башкара. 1971 дән отставкада, Архангельск шәһәрендә яши. Ленин, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Таш., 1964; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Таш.,1984.

В.А.Шагалов.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 23:59 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:31):https://tatfrontu.ru/tt/person/vliev-gzam-zhihansha-uly