Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВАСИЛЬЕВА (ТЕРЕНТЬЕВА) МАРИЯ НИКОЛАЕВНА

ВАСИЛЬЕВА (ТЕРЕНТЬЕВА) МАРИЯ НИКОЛАЕВНА

Район: 
Сабинский

1929нчы елның 18 нче июнендә  Мамадыш районы Верхний Арняш (Казаклар)авылында туа. Сугыш башланганда, аңа 12 яшь була. Җәйге каникул вакыты булганлыктан, иптәшләре белән  урамда уйнап йөргән вакытта, сугыш башлануын ишетә. Бу вакытта ул әле нибары 4 сыйныфны гына тәмамлаган була. Кайбер малайлар бу хәбәрне ишетүгә: “Без барыбер җиңәчәкбез”, - дип кычкырдылар ди ул. Әтисе һәм олы абыйсы 1941 нче елда ук сугышка китәләр, бер абыйсы 1943 нче  елда алына. 1943 нче елда Мамадыш педагогия училищесына укырга керә. 2 нче  курста укыганда класс җитәкчесе кереп, сугыш тәмамлануын әйтә. Соңыннан барлык студентларны бергә җыеп, директор да бу шатлыклы хәбәрне җиткерә. Ә Берлинны алганнарын ул Мамадыштан туган авылына кайтып барганда ишеткән була. Кыз  1947 нче елда укып бетерә һәм шул ук елның 12 нче августында “Теплые Болота” авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Ләкин аны 1952 нче елда “Владимир” авылына күчерәләр. Анда 1 ел эшләгәннән соң  “Казаклар” авылына күчерелә, анда 1958 нче елга кадәр эшли.  1958 нче елда “Алан-Полян” авылы егете  Васильев  Иван  абыйга кияүгә чыга. 1959 нчы елда  Балык Бистәсе  районы  Таулар  авылында укыта башлый. Анда эш бетү сәбәпле,  1961 нче елның август аенда Саба районы  Төбәк  авылындагы сигезьеллык мәктәпкә укытучы итеп билгеләнә. Иван абый башта ветеренар булып, соңрак почта бүлекчәсе мөдире булып эшли. Мария Николаевна  Төбәк мәктәбендә 1961 нче елдан алып 1986 нчы  елның 19 нчы  июленә кадәр эшли. “Тыл һәм хезмәт ветераны” дигән исемгә лаек. Күп кенә орден, медальләр белән дә бүләкләнгән.  Хәзерге көндә лаеклы ялда, Саба районы  Төбәк   авылында гомер итә.

 

 

 

Труженики тыла
Опубликовано 24 December, 2018 - 15:02 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 24/12/2018 - 15:02):https://tatfrontu.ru/tt/person/vasileva-terenteva-mariya-nikolaevna