Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВАСИЛЬЧЕНКО АЛЕКСАНДР ГРИГОРЬЕВИЧ

ВАСИЛЬЧЕНКО АЛЕКСАНДР ГРИГОРЬЕВИЧ

ВАСИЛЬЧЕНКО Александр Григорьевич (23.11.1911, Белгород өлкәсенең Новооскол районы Иске Безгинка авылы - 8.11.1960, Казан), Советлар Союзы Герое (1.5.1957), полковник (1957), СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1960). Харьков очучылар хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1936). 1933 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 тән Казан авиация заводында очучы-сынаучы. Яңа авиация техникасын сынаганда кыюлык һәм батырлык күрсәтә (1957). Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Ике Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, дүрт Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои-белгородцы. Воронеж, 1972.

В.А.Шагалов.

Герои Советского Союза
Опубликовано 13 January, 2015 - 00:06 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:40):https://tatfrontu.ru/tt/person/vasilchenko-aleksandr-grigorevich