Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВАЛИЕВ ТУКТАР

ВАЛИЕВ ТУКТАР

Район: 
Камско-Устьинский

Вәлиев Туктар 1910 елда туган, кибет мөдире булып эшли. Туктар абый сугышка 1941 елның 1 нче сентябрендә чыгып китә. Мөхәлләт апа аны берсеннән- берсе кечкенә дүрт бала белән озатып кала. Иң олы дигәне Мәдинәгә 6 яшь, ә кечесе Галимәгә 6 ай була. Башта хатлар килеп тора. Соңгы хаты Днепр елгасын кичәр алдыннан килә. "Днепр суы кып-кызыл кан, кайтып булмас  ахыры", дип язылган була анда. Шушы хаттан соң бернинди хәбәр  дә килми.
 

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 26 October, 2021 - 08:59 пользователем Гафиатуллина

Source URL (modified on 26/10/2021 - 08:59):https://tatfrontu.ru/tt/person/valiev-tuktar