Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВАФИН ХӘЙДӘР ВАФА УЛЫ

ВАФИН ХӘЙДӘР ВАФА УЛЫ

Район: 
Новошешминский

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА (1918-1920) КАТНАШКАН ҺӘМ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАР

Вафин Хәйдәр Вафа улы

(1899 - август, 1944)

Моб.- 28.11.1942. Хәбәрсез 1944 елның августында югала. Хәтер китабына кертелгән, 18 т., 236б. Башка бернинди мәгълүмат та юк.

Дөрес исеме - Мирхәйдәр, метрика язуында да туган елы - 6.02.1898.

Әтисе - Мөхәммәдвафа Мөхәммәдсафа

Әнисе - Гарифә Төхфәтулла.

            Сәяси репрессия корбаннары исемлеге буенча Татарстанда чыккан Хәтер Китабының 2 нче томында (133 бит). Вафин Хәйдәр Вафа улы турында түбәндәге юллар бар: 1895 (1897) елда Яңа Чишмә районы, Зирекле авылында туган, шунда яшәгән. Татар, крестьян, 25.2.1920 кулга алынган («К/Р» (контрреволюцион) эшчәнлек). 1.6.1943 Казанның 1 нче аерым лагерь пунктында (ОПЛ - 1)  вафат булган.  22.10.1998 акланган.

 Бу мәгълүматлар, билгеле, чагышмый, сорар олы кеше дә калмады. Нәселе ачыклый алса гына.

Хатыны - Мәгъзүрә Гатиятулла кызы (1896 - 1972)

Балалары - Минсалих (1921/1924 - 29.04.1945) сугышта Австрия җирендә Һәлак була (һәлак булучылар исемлегеннән кара). Минвәли (1928 - 1989), Мингаян Галимова (1933 - 1996), Тәлгать (1937 - вафат), Рифкат (1939 - 2000).

Фронтовиклар
Опубликовано 7 April, 2017 - 15:31 пользователем Лотфуллина

Source URL (modified on 07/04/2017 - 15:49):https://tatfrontu.ru/tt/person/vafin-hydr-vafa-uly