Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ҮТӘМЕШ АВЫЛЫННАН ХӘЙРЕТДИН АБЫЙ СӘЛАХОВНЫҢ СУГЫШТА КЕРГӘН МИНА КЫЙПЫЛЧЫГЫ ӘЛЕГӘ КАДӘР БАШЫНДА САКЛАНА, ТӘНЕНДӘГЕ ҖӘРӘХӘТ ЭЗЛӘРЕ БҮГЕН ДӘ СЫКРЫЙ

ҮТӘМЕШ АВЫЛЫННАН ХӘЙРЕТДИН АБЫЙ СӘЛАХОВНЫҢ СУГЫШТА КЕРГӘН МИНА КЫЙПЫЛЧЫГЫ ӘЛЕГӘ КАДӘР БАШЫНДА САКЛАНА, ТӘНЕНДӘГЕ ҖӘРӘХӘТ ЭЗЛӘРЕ БҮГЕН ДӘ СЫКРЫЙ

Район: 
Апастовский

Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.

 

–Без күргәннәр куркыныч төш кебек, – ди ул үзе. 
Хәйретдин абый тыныч тормышта да һәрчак җаваплы урыннарда эшли: авыл советы сәркатибе, аның җитәкчесе була, шулай ук мәдәният өлкәсендә дә үз эзен калдырган кеше. 
Хәйретдин абый тормыш иптәше Нәгыймә апа белән 70 елдан артык парлы гомер кичерә, балаларына, онык-оныкчыкларына үрнәк алар.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 13 May, 2019 - 09:13 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:37):https://tatfrontu.ru/tt/person/utmesh-avylynnan-hyretdin-abyy-slahovnyn-sugyshta-kergn-mina-kyypylchygy-leg-kadr-bashynda