Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ТИПАТОВА ФӘЙРҮЗӘ РӘШИТ КЫЗЫ

ТИПАТОВА ФӘЙРҮЗӘ РӘШИТ КЫЗЫ

Район: 
Апастовский

Типатова Фәйрүзә Рәшит кызы Татарстан республикасы, Апас районы, Урта Балтай авылында крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда Урта Балтай урта мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 7 сыйныф белем ала. Сугыш вакытында төрле хезмәтләрдә эшли. 1945 елдан колхозда эшли башлый: 27 ел сыер сава. 1972 елдан пенсиягә чыкканчы Урта Балтай урта мәктәбендә җыештыручы булып эшли. 1957 елда авылдаш егет- Гәзиз абый белән тормыш корып җибәрәләр. Берсеннән берсе уңган 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Гәзиз абый 2002 елда вафат була. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Фәйрүзә апа кызы тәрбиясендә яши.

Труженики тыла
Опубликовано 29 April, 2021 - 16:40 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 29/04/2021 - 16:40):https://tatfrontu.ru/tt/person/tipatova-fyruz-rshit-kyzy