Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ТАЛИБУЛЛИН ГАБДУЛЛА ТАЛИБУЛЛА УЛЫ

ТАЛИБУЛЛИН ГАБДУЛЛА ТАЛИБУЛЛА УЛЫ

Район: 
Сармановский

Талибуллин Габдулла Талибулла улы 1917 елның 5 декабрендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Иске Кәшер урта мәктәбендә 5 класс тәмамлаган. 1937 елда Дүсем авылында  трактористлар курсын тәмамлаган. Аннары 2 ел тракторда һәм комбайнда эшләгән. 1939 елны Чаллыда шоферлар курсында укый.

1941 елның көзендә сугышка китә. Сугышта шофер була. Ашамлыклар, сугыш кораллары ташый. Калинин фронтында әздән генә үлми кала. Җиңү көнен Мәскәү тирәсендәге бер шәһәрдә каршылый. Сугыштан 1945 елның сентябрь аенда кайта.

Сугышта 3 медаль белән бүләкләнә. Колхозда башта бригадир, аннан инженер булып эшли.

Фронтовиклар
Опубликовано 18 December, 2015 - 16:38 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 18/12/2015 - 16:38):https://tatfrontu.ru/tt/person/talibullin-gabdulla-talibulla-uly