Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СӘЙФУЛЛИН ХӘМЗӘ ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ

СӘЙФУЛЛИН ХӘМЗӘ ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1923 елның 12 октябрендә Яңа Чаллы  авылында туган. 12 яшендә авылда ат көтүчесе булып эшли башлый. 1940 елда  ФЗО га укырга  керә. Шахтер-бораулаучы  белгечлеген  үзләштерә.  Аны  Краснодан шәһәренә  эшкә  җибәрәләр. 1942  елда  сугышка  катнашып  китә. 1943  елның 5  августында  Белгородны  алу  вакыйгасы, Орел шәһәрендә  җиңү  салюты  аның  хәтеренә  тирән  уелып  калган. Ленинград  янында, Белоруссиядә, Балтыйк буенда, Курск шәһәрендә барган  сугышларда да катнашырга  туры  килә аңа.

1945  елның  апрель  аенда Берлин янында ике аягын  да  өздерү бәхетсезлегенә  юлыга. Ундүрт ай госпитальдә ята.

1946 елның 7 июлендә  беренче группа  инвалид булып, туган  авылына кайта.

Хөкүмәт  тарафыннан аңа  мотоколяска, “Запорожец”, хәзер “ОКА” автомобиле бирелде.  Хәмзә  абзый һәм  Рокыя  апа алты  бала  үстерделәр һәм  аларны  тәрбияле, һөнәрле  иттеләр.

                                                    “Ватан өчен!” китабыннан  2005 г.

Фронтовиклар
Опубликовано 26 April, 2017 - 10:24 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 26/04/2017 - 22:57):https://tatfrontu.ru/tt/person/syfullin-hmz-zahidulla-uly