Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СУГЫШ ЧОРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

СУГЫШ ЧОРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

Район: 
Мамадышский

Галлямова Тәскирә Сөләйман кызы.

1923 елның 10 нояберендә Тулбай авылында туган.

Сугыш башланганда, әле яшь кенә кыз булуына карамастан, Тәскирә апа колхозда бригадир булып эшли. Авылдагы ир-егетләр сугыш кырларына киткәч аларны алыштырырга кирәк бит. Барлык эш  хатын-кызлар һәм яшүсмерләр  җилкәсекнә кала. Шәмәк авылының Хөсәен исемле кешесенә ияреп, Арчага  тракторчылар курсына укырга китә ул. 1942 нче елны Тракторчы таныклыгы алып кайта ул. Авылыбыз  басуларында көнне төнгә ялгап ә 1943 елда Ишки авылы  басуларында  корыч машиналарны иярли Тәскирә апабыз.  Беррәттән колхозның агротехниклык эшен дә алып барырга туры килә аңарга.

Труженики тыла
Опубликовано 21 April, 2022 - 15:04 пользователем Минзиля Миннахм...

Source URL (modified on 21/04/2022 - 15:04):https://tatfrontu.ru/tt/person/sugysh-chory-hatyn-kyzlary-0