Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СУГЫШ БАШЛАНГАНДА АПАСТА ЯШӘҮЧЕ МӨХӘММӘТХАМИС АБЫЙ ХИСАМЕТДИНОВКА 17 ЯШЬ БУЛА

СУГЫШ БАШЛАНГАНДА АПАСТА ЯШӘҮЧЕ МӨХӘММӘТХАМИС АБЫЙ ХИСАМЕТДИНОВКА 17 ЯШЬ БУЛА

Район: 
Апастовский

1944 елның октябрендә ул Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендәге 27нче артиллерия полкына сержантлар мәктәбенә чакырыла

 Хәрби укулар үткәннән соң Куйбышев шәһәренә корал төзәүче булып җибәрелә. Яшь солдат Җиңү көнен Куйбышев шәһәрендә каршылый. 
Мөхәммәтхамис абый күпчелек гомерен элемтә тармагына багышлый. 22 ел дәвамында элемтә линияләре электромонтеры булып эшли. 
Хамис абый бүгенге көндә социаль хезмәткәр Лилия Хәсәнованың ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши. “Үз кызым кебек. Мине аңлый да, тәрбияли дә, исән генә булсын“, – ди ветеран.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 13 May, 2019 - 10:16 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:37):https://tatfrontu.ru/tt/person/sugysh-bashlanganda-apasta-yashuche-mohmmthamis-abyy-hisametdinovka-17-yash-bula