Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СУФЪЯНОВ ЯКУБ МИНГӘРӘЙ УЛЫ

СУФЪЯНОВ ЯКУБ МИНГӘРӘЙ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

Түбән Әлки  авылыннан  унсигез яшьлек Якуб Суфъянов 1943 елның  гыйнваренда хәрби хезмәткә чакырыла. Ул вакытта егетләрне  хәрби хезмәткә әзерләү  ашыгыч темплар белән  алып  барыла.

Безне  корал  белән эш итәргә өйрәттеләр, ә хәрби  ант  кабул  иткәч, фронтка   озаттылар,-  дип искә  ала Якуб.

Якуб Суфъянов 1944  елның  29 июленнән  1945  елның 9 маена кадәр  Көнбатыш Белоруссия фронтының 31 нче Гвардия дивизиясе составында  сугыша. Белоруссия җирләрендә барган сугышларның берсендә ул  контузия  ала һәм аягы җиңелчә яралана. Егетне  фронт госпиталенә  озаталар.

Сугыш  кырында күрсәткән батырлыклары өчен Якуб Мингәрәй улы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның  ноябрендә Вятка  елгасы  янында барган  сугышларда  күрсәткән кыюлыгы  өчен  ул Дан  орденена  лаек була. Әмма бүләкне  командиры кулыннан  алу  насыйп булмый  аңа.

Сугыштан  соң, 1948 елга  кадәр Якуб Кенигсберг шәһәрендә хезмәт итә.

РФ Президенты В.Путинның 2003  ел 25  сентябрь Указы белән Якуб Мингәрәй  улы Суфъянов кабат Дан  ордены  белән бүләкләнде.

“Ватан өчен!” китабыннан 2005 ел.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 11 April, 2017 - 09:21 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 30/07/2019 - 13:46):https://tatfrontu.ru/tt/person/sufyanov-yakub-mingry-uly