Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СӨЛӘЙМАНОВ СӘЯХ СӨЛӘЙМАН УЛЫ

СӨЛӘЙМАНОВ СӘЯХ СӨЛӘЙМАН УЛЫ

Район: 
Сармановский

Сөләйманов Сәях Сөләйман улы 1926 елның 7 июнендә Сарман районы Юлтимер авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Янурыс 7 еллык мәктәбен тәмамлап колхозда  эшли. 1943 елда сугышка алына. Ерак көнчыгышта һәм Камчатка ярымутравында сугыша. Мондагы батырлыклары өчен “Японияне алган өчен” медале белән бүләкләнә. 1951 елда туган авылына кайта. Колхозда комбайнер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Кайткач берничә юбилей медале белән бүләкләнә. 2003 елның 11 декабрендә вафат.

Фронтовиклар
Опубликовано 10 December, 2015 - 14:11 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 10/12/2015 - 14:11):https://tatfrontu.ru/tt/person/solymanov-syah-solyman-uly