Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СМОРОДИНОВ ИВАН ВАСИЛЬЕВИЧ

СМОРОДИНОВ ИВАН ВАСИЛЬЕВИЧ

Район: 
Алькеевский
Спасский

Смородинов Иван Васильевич                                                 

                                    ( 31.08.1894 - 1.11.1953 )

 

    Казан губернасы  Спасс  өязе  Иске Матак  авылында  крестьян  гайләсендә  туа . Башлангыч  мәктәбен  тәмамлый.

    1915 елның  гыйнварында  армиягә  китә . Май  аенда  Төньяк  флотка  писарь  һәм  делопроизводитель итеп  җибәрәләр . Шул елларда  фельфебель  була.

    1917 елгы  революция  аны  актив  политик  тормышка  кертеп  җибәрә.

    1919 елның  августында  Идел  белән  Урал  арасында  Колчак  армияләрен  тар-мар  иткәндә  ул   V  армиянең  оператив  бүлек  начальнигының  ярдәмчесе  була .  V  армия  штабы  начальнигы  вазыфасын  башкарганда  аңа  нибары  25  яшь  кенә  була  әле .

    1923 елның  көзеннән  Хәрби  Академия  курсларында Спас шахәрендә  укый.

    1924 - 39  елларда  җаваплы  эшләрдә  эшли .

    1939 - 40  елларда  фин фронтында  штаб  начальнигы  була . Күрсәткән  батырлыклары  өчен  Ленин  ордены  һәм  2 нче  Кызыл  Байрак  ордены  белән  бүләклиләр .

    1939  елда  аңа  2 нче  ранг  командармы ,

    5 июнь  1940 - генерал - лейтенант ,

    1941 ел - генерал - полковник  званиелары  бирелә .

    1941 - 43  еллерда  Ерак  көнчыгышта  совет  гаскәренең  штаб  начальнигы  була .

    1943 елда Кызыл армия гаскәрләрен туплау һәм ныгыту буенча  Югары управление начальнигы була.

    I дәрәҗә  Кутузов ордены (июль 1944),  өченче Кызыл байрак ордены (ноябрь 1944), икенче Ленин ордены (1945) белән бүләкләнә. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле сафта була.

Фронтовиклар
Опубликовано 17 April, 2017 - 14:46 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 17/04/2017 - 23:22):https://tatfrontu.ru/tt/person/smorodinov-ivan-vasilevich