Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СӘЛИМОВ МИРЗАНУР ГАЛИМӘРДӘН УЛЫ

СӘЛИМОВ МИРЗАНУР ГАЛИМӘРДӘН УЛЫ

Район: 
Актанышский

1927 елның 4 гыйнварында Иске Байсарда туа, хатыны белән шунда яши.1945 елның 9 маенда 18 яшендә хәрби хезмәткә чакырыла. Запастагы укчы полкларда 1951 елның мартына кадәр хезмәт итә. Шул елның 19 мартында авылга кайта, Җиңү хәбәрен Иске Байсарда ишетә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе- рядовой. 1955 елга кадәр Октябрьский шәһәрендә эшли, аннан  үзләренә әйләнеп кайта, хуҗалыкта тракторчы, балта остасы булып эшли. Даруханәдә каравылчы чагында 1997 елның 4 гыйнварында лаеклы ялга чыга.  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы хезмәттәге батырлык өчен", "Хезмәт ветераны" медальләренә лаек була. Хатыны Асия белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр. 

Фронтовиклар
Опубликовано 8 July, 2019 - 10:16 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:32):https://tatfrontu.ru/tt/person/slimov-mirzanur-galimrdn-uly