Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СИРАҖЕВ ИЛАЛЕТДИН ИГЛАМ УЛЫ

СИРАҖЕВ ИЛАЛЕТДИН ИГЛАМ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1925 елда Югары Әлки авылында  туган. Сугышка  кадәр колхозда  эшләгән. Армиягә 1943 елның 26 апрелендә  чакырыла. Ул баштан Горький өлкәсендә запас полкта хезмәт итә. 1944 елның июнендә  формалашкан 108 нче латыш укчы дивизиясе  составында  фронтка  озатыла һәм Великие Луки, Старая Русса  тирәләрендәге авыр сугышларда катнаша.

Ике тапкыр яралана, бер тапкыр контузия ала. 1945 елның 16 гыйнваренда барган  сугышларда  авыр  яралана һәм аны кыр госпиталенә озаталар. Бер айдан  соң Илалетдинны Ярославль шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Сираҗев Илалетдин  “Дан ордены”, ” Батырлык өчен”  медале һәм башка хөкүмәт бүләкләренә  лаек булган.

                   “Ватан өчен!” китабыннан 2005.

 

Фронтовиклар
Опубликовано 19 April, 2017 - 09:22 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 20/04/2017 - 00:12):https://tatfrontu.ru/tt/person/sirazhev-ilaletdin-iglam-uly