Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СИБАЕВ ҖӘМИЛ БӘДРЕТДИН УЛЫ

СИБАЕВ ҖӘМИЛ БӘДРЕТДИН УЛЫ

Район: 
Алькеевский

1943 елның башында 18 яше яңа гына  туган Җәмилне Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Икенче Украина  фронты  составында Харьков шәһәре  янында пулеметчы  булып  сугышларда катнаша башлый. Совет  гаскәрләре Украина авылларын һәм шәһәрләрен  азат  итә-итә,Киевка  якынлашалар. Киев  өчен  барган  авыр сугышларда, янында  снаряд  ярылып, аның ярчыклары  белән Җәмил  каты  яралана.

Санитарлар  табып   алганда ул  яртылаш  туфракка  күмелгән була.

Госпитальләрдән  соң ул кабат  алгы сызыкка  китә. Әмма каты сугышларның берсендә  авыр контузия  ала.  Ай буе госпитальләрдә дәваланса да, фронтка ярарлык  хәлгә  килә алмый.

 Демобилизацияләнеп 1944  елның декабрендә туган  авылы Алпарга  кайта.

Пенсиягә чыкканчы совхозда  ат караучы булып эшләде.

                                           “Ватан өчен!” китабыннан ,2005 ел.

Фронтовиклар
Опубликовано 11 April, 2017 - 08:37 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 12/04/2017 - 10:07):https://tatfrontu.ru/tt/person/sibaev-zhmil-bdretdin-uly